С

Сабантуй журналы

@sabantuyj

Канал для родителей и детей. Советы психологов, мастер-классы, интересные видео для детей.

1 626Несколько раз в день🇷🇺

Похожие каналы

Последние посты

С
Сабантуй журналы@sabantuyj

🪈📝Кураисты, чтецы и вокалисты: журналисты присоединились к празднованию 140-летия со дня рождения Габдуллы ТукаяЧтение стихов великого поэта Габдуллы Тукая, выступление баянистов и кураистов, исполнение песни «Туган тел»: именно так сегодня в здании «Татмедиа» в Казани стартовал марафон «Тукайны укып үсәбез», организованный журналом «Сабантуй» к 140-летию со дня рождения татарского поэта ТукаяТАТМЕДИА | Живые истории

23 апр. 2026 г.41В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Бүген редакциябездән балалар өзелмәде. Казаннан гына түгел, Чаллы, Арча, Яшел Үзән, Биектау, Балтач, Саба районнарыннан "Тукайны укып үсәбез!"марафонында катнашучы балалар килде."Балачак" студиясендә Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады. Моннан тыш кызыклы шәхесләр белән очрашулар үтте. Тантаналы ачылышта исә, "Татмедиа"да эшләүче журналистларның балалары да марафонга кушылып, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Арчадан махсус килгән 5 гимназия укучылары бәйрәмгә ямь өстәде. Ә иң оста шигырь сөйләүче балаларга "Тәртип" радиосы студиясендә шигырьләрен яздыру бәхете елмайды. Марафонда катнашкан һәм оештыруда зур өлеш керткән дусларыбызга редакциябез исеменнән РӘХМӘТЕБЕЗНЕ җиткерәбез! ❤️❤️❤️

23 апр. 2026 г.48В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Бу көнне кем туганын беләсезме, дуслар? 22 апрель - Ленин бабай туган көн! "Мәшһүр Ватандашлар" сәхифәсе аша Владимир Ленин турында күбрәк белә алабыз❗️

22 апр. 2026 г.100В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Чишмә җыры Азат Хөсәенов көеИлсур Хөснетдинов сүзләреБалачакта чишмә суын эчеп,Тыңладым мин кошлар сайравын.Чишмәләрнең моңлы чылтыраганынҮсеп җиткәч кенә аңладым.Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,Тыңласыннар бишек моңыңны.Шул чишмәнең җырын тыңладым,Әнкәм белән бергә җырладым.Чал чишмәнең моңлы тавышы,Күпме аның зары-сагышы.Күз алдыннан китми балачак,Әнкәм моңы мәңге калачак.Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,Тыңласыннар бишек моңыңны.Шул чишмәнең җырын тыңладым,Әнкәм белән бергә җырладым.Чылтырап аккан чишмә тавышы,Күпме моңнар, күпме сагышы.Ничә еллар һаман син истә,Моңлы иде әнкәм тавышы.Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,Тыңласыннар бишек моңыңны.Шул чишмәнең җырын тыңладым,Әнкәм белән бергә җырладым.

22 апр. 2026 г.60В Telegram
Сабантуй журналы — пост в ТГ канале
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Марафонга 1 көн калды!🤗 Сылтама аша узып регистрация узган укучыларыбыз исемлеге әзер! Тизрәк үзегезне эзләп табыгыз!👇👇👇👇👇👇https://vk.ru/photo-33407343_457247873

22 апр. 2026 г.62В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Игълан ❗️❗️❗️Марафонда катнашучылар игътибарына!🗓23 нче апрель көнне “Тукайны укып үсәбез!” марафонына сылтама буенча язылган  балаларны, кайсы вакытка регистрация үтелгән шул вакытка көтеп калабыз. Урыннар чикле! ⏰Шуңа күрә, әйтик, 14.00 – 15.00дәге чарага теркәлү узып, сәгать 10.00гә килергә уйлагансыз икән, сезгә урын җитми калырга мөмкин. Үз вакытыгызда килүегезне сорыйбыз. Чара башланырга 10-15 минут кала алдан килеп, 9 нчы катка менәргә кирәк булачак. 1 нче катта сезне хезмәттәшебез каршы алыр. 📝Төрле сәбәпләр аркасында килә алмыйсыз икән, шушы пост астына язып җибәрүегез сорала. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!🔥🔥🔥Ә менә теркәлү уза алмыйча калганнар өчен, безнең шәп яңалыгыбыз бар.🔥🔥🔥 Марафон әле онлайн форматта да үткәреләчәк. Шуңа да безнең игъланнарны күзәтеп барыгыз!😉

21 апр. 2026 г.76В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Дуслар, пәнҗешәмбе көнне "Сабантуй"ның май санын типографиягә озатабыз😁 Әлегә журналның макетын ясап утырабыз!

21 апр. 2026 г.82В Telegram
Сабантуй журналы — пост в ТГ канале
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

"Сабантуй"ның иң күңелле сәхифәләренең берсе - татарча комикслар! Бу елны комиксларыбыз Габдулла Тукайның 140 ел тулуына багышлана һәм сан саен аның әсәрләренә таянып эшләнә. Шундый комиксларыбызның берсе белән бүген танышыйк!"Сабантуй"ның иң күңелле сәхифәләренең берсе - татарча комикслар! Бу елны комиксларыбыз Габдулла Тукайның 140 ел тулуына багышлана һәм сан саен аның әсәрләренә таянып эшләнә. Шундый комиксларыбызның берсе белән бүген танышыйк!

9 апр. 2026 г.50В Telegram
Сабантуй журналы — пост в ТГ канале
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Дустым, ә син кеше организмы турында нинди гаҗәеп фактлар беләсең?Дустым, ә син кеше организмы турында нинди гаҗәеп фактлар беләсең?

9 апр. 2026 г.54В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Яшел үзәннең 5 нче гимназиясендә үтүче Авзал Шамов укулары конференциясе катнашучыларыннан сезгә сәлам!Яшел үзәннең 5 нче гимназиясендә үтүче Авзал Шамов укулары конференциясе катнашучыларыннан сезгә сәлам!

9 апр. 2026 г.51В Telegram
Сабантуй журналы — пост в ТГ канале
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

❗️❗️❗️«САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫНА ТАШЛАМАЛЫ БӘЯДӘН ЯЗЫЛУ БАШЛАНДЫ! ДУСТЫМ, ҖИТЕШЕП КАЛ ❗️❗️❗️ Бары тик 6-16 апрель көннәрендә ярты елга 603 сумга түгел, ә нибары 565 сумга журналга язылып калырга мөмкин🤩Журналга язылуның 2 ысулы бар: 1)https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2336 сылтамасы аша күчеп, үзегез үк почта аша языла аласыз. 2) 89375830507 номеры аша безгә язып, журналга үзебез яздырта алабыз.

9 апр. 2026 г.59В Telegram
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Менә шушылай тутырып вә төреп, журналларыбызның яңа саннарын мәктәпләргә, сезгә, яраткан укучыларыбызга озатабыз!🤩

9 апр. 2026 г.60В Telegram
Сабантуй журналы — пост в ТГ канале
С
Сабантуй журналы@sabantuyj

Хәерле иртә, дуслар! Ничек кәефләрегез? Ә "Сабантуй" редакциясе бүген Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә язучы Авзал Шамов укуларында катнаша😉

9 апр. 2026 г.60В Telegram